Чистай муниципалитетында көн кадагында: балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирү, йогышлы авырулар дәваханәсен ачу, ревакцинация
Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – район территориясендә санитар-эпидемиологик вәзгыять, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.